Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр бесплатное чтение

Скачать книгу

© Рузил Фазлыев, 2025

ISBN 978-5-0065-9245-2 (т. 13)

ISBN 978-5-0065-9246-9

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Бер кашык дегет

  • Кочак җитмәслекләр ни кадәрле,
  • Олы – кирәк булган эшләрнең.
  • Тоеп булмый кала җылыларын,
  • Кабынмыйча калган хисләрнең.
  • Берәр адым кала барылмыйча,
  • Барып җитәм генә дигәндә.
  • Бар күперләр җимерелгән кебек,
  • Язмыш сынаулары килгәндә.
  • Адашырга бер юл чаты җитә,
  • Хаталану өчен ул адымың.
  • Бозар өчен, күңел халәтләрен,
  • Бер кашык дегет ул табылыр.
  • Кесәләрдә кебек кара кашык,
  • Һәр вакытта якын, яныңда.
  • Җаен гына көтеп тора кебек,
  • Кара балын әзер салырга.
  • Авыр саклау күңелләрдә барсын,
  • Дегет кебекләрен, бигерәк.
  • Бер кашыгы җитә бозу өчен,
  • Шуны аңлау кирәк тизерәк.

Фикер

  • Мәкаль: Ат дагалаганда
  • Бака боты кыстырмыйлар.
  • Шундый бушлык фикер агымында,
  • Бер карасаң диңгез шикелле…
  • Килде – китте фикер генә түгел,
  • Гамәлләрдә шундый бит инде.
  • Түбәтәйгә кемдер кырын карый,
  • Яулык инде, бәхәс сәбәбе.
  • Озын күлмәк сәхнә түрләрендә,
  • Тик күренә. эчке сәдәбе.
  • Язган, сөйләгәнне аңламыйча,
  • Кыек сүзне табып көләләр.
  • Сүз кешене «бетерергә» мөмкин…
  • Шуны ахыры начар беләләр.
  • Хозурлана берәү матурлыкка,
  • Кемдер саный аны җүләргә.
  • Сүз иреге, кызыл диплом кебек,
  • Сәбәп: кеше сүзен бүлә (е) ргә.
  • Сүз башлары бик тиз онытыла,
  • Кереп кителә шундый тирәнгә.
  • Ышанасың… көмеш мөһим түгел,
  • Эндәшмәүләр – алтын дигәнгә.

Халык кайда

  • Кай вакытта бушлык каплагандай,
  • Кеше булмый, хаттә ватсапта.
  • Иртәләрен уяну ләбаса,
  • Төшләр күреп төнен ятсак та.
  • Сәлам бирү, авыр әйбер кебек,
  • Укыдым дип, тамга куярга.
  • Тәрәзә ул нигә, карамагач
  • – Бәлки аны акка буярга.
  • Сабырлыкның түбәсенә менеп,
  • Тирә якта күрми кешене.
  • Кеше хәле белән кызыксынмау,
  • Юньле кеше әллә эшеме.
  • Кысылмыйча. бары сәлам белән,
  • Күрешүләр хәзер, шундый бит.
  • «Тимер койма» эчләренә кереп,
  • Кулак кебек яшәп булмый бит.
  • Сәлам биреп, сәлам ала белеп,
  • Әдәп дигән әйбер саклана.
  • Койма аркылы открытка гына,
  • Ераклашу шуннан башлана.
  • Саесканны никтер хәтерләтә,
  • Ялтырыйкка, бушка табыну.
  • Байлыгыңны – капчыгыңны тотып,
  • Баш өстеннән юрган ябыну.

Хата ясап

  • Хатада бар ялгышлары да,
  • Кайсы олы, кайсы бәләкәй.
  • Бересен дә аклый торган түгел,
  • Икесе дә, начар нәмәкәй.
  • Язган чакта, хәреф хаталары,
  • Юлда чакта. – «билге» бозыла.
  • Төзәтмичә аны аклаганда,
  • Хаталарда гомер узыла.
  • «Тамчылардан – күлләр…» – диләр,
  • Хаталардан күңел пычырый.
  • Язмыш шундый ялгыш кына диеп
  • Акланучылар очырый.
  • ДАРУ сүзен әйтәсләр килә,
  • Кыска итеп яки сузыпмы.
  • Хата ясап:-«ялгыш булды» диеп,
  • Алыштырып – ике сузыкны.

Хәтер җебе

  • Ерак тарихларның түрләренә,
  • Искә алыр өчен юллар бар.
  • Сакланганнан өзелмичә калып,
  • Хәтер җебе исән булганнан.
  • Кирәк әйбер, исән вакытларда,
  • Бәйләнешне кора торганы.
  • Әрвахларга дога юлы булып,
  • Искә алып, кыла торганы.
  • Сәлам бирү дуска, якыннарга,
  • Хәлен белү, ярдәм кирәкнең.
  • Хәтер җебен, өзелмәсен дисәк,
  • Ныгытулар аны кирәктер.
  • Илгә карый, туган якларыңа,
  • Милләтеңә, дингә, нәселгә.
  • Хәтер аша, аралашү кебек,
  • Күңел аша …була дәшергә.
  • Аның аша, тарихларны белү,
  • Киләчәккә аны, тапшыру.
  • Асылы ул җирдә булуларның,
  • Яшәү өчен көчләр ташкыны ул.
  • Хәтер – байлык, тапшырыла ала,
  • Капкаларын… ялгыш япмасак.
  • Югалмыйча калыр бар булганы,
  • Хәтер җебен өзми сакласак.
  • Хисләр бит ул учак кабынгандай,
  • Бик тиз генә булмый сүндереп.
  • Ошаса да… ошамаса да
  • Хисләрне һич булмый күндереп.
  • Яна икән, җылы тарата ул,
  • Йә көйдереп ала… яндырып.
  • Хисләр уты, төзәлмәслек булган,
  • Күңелләрдә җөйләр калдырып.
  • Хисләр булу, учак сүнмәгәнлек,
  • Утын кебек… булып көннәре.
  • Күңелләрдә шулай саклана да,
  • Хисләр булып, җирдә күргәне.
  • Кабына да олы ялкын булып,
  • Кинәт кенә… кабат сүрелә.
  • Очар өчен талпынган кош кебек,
  • Хисле күңел шулай күренә.
  • Хисләр алар җан җылысы кебек,
  • Таратырга була… бүлешеп.
  • Хисләр аша… якыннарың белән,
  • Дуслар белән була «күрешеп.»
  • Учак яна, ялгыз булып кына,
  • Тавышсызда… гади шәм кебек.
  • Караңы да, аның яктысы да,
  • Көтелмәгән олы ямь кебек.

Хыял көне

  • Күрәсеңме без кайларда хәзер,
  • Галәмнәрнең без бит эчендә.
  • Мондый галәмәтне күрә алу,
  • Раббымыз бары көчендә.
  • Мөмкин түгел иде уйланулар,
  • Ерактагы… булмас шикелле.
  • Күрә алган, ышанмаслык кебек,
  • Кайларга бит барып җителде.
  • Хыял көче, догалардай булып,
  • Нинди араларга күчерде.
  • Акыл белән аңламаслык итеп,
  • Җиһан түрләренә күчелде.
  • Алда әле күпме үтәселәр,
  • Ишетәсе белән күрәселәр.
  • Җирдә яшәү язмыш башы гына,
  • Күпме әле бардыр беләселәр.
  • Сыенырга, олы җиһан алда,
  • Юкка чыккан дөнья газабы.
  • Язмыш бит ул… кадерен белгәндә,
  • Булмас кебек аның  азагы.

Хыял түгел

  • Хыял түгел, сәер теләк кенә,
  • Үткәннәрне килә күрәсе.
  • Әйтелмәгәннәрне әйтә алып,
  • Үбелмәгән ярны үбәсе.
  • Төзәткәндәй, булган хаталарны,
  • Бер гөнаhсыз сабый баладай.
  • Бер адымга артка чиккән кебек,
  • Балачакка якын арадай.
  • Тәүгеләрне кабат күрә алып,
  • Барысын да, дөрес матурлап.
  • Үкенечтә булып калынганны,
  • Еракларны аңлап якынлап.
  • Чокырларын урап үтә – үтә
  • Бормалы юлларны төзәтеп.
  • Ашыкмыйча бик акыллы кебек,
  • Тирә якны барып күзәтеп.
  • Сискәнмчә, кинәт көтмәгәннән,
  • Язмышларны алдан белгәндәй.
  • Таныш юлдан язмыш хуҗасыдай,
  • Горур атлап җирдә йөргәндәй.
  • Аңламаслык кайчак уйлар килә,
  • Гөнаh түгел, теләк теләргә…
  • Чынбарлыкның үзе кануны шул,
  • Туры килә бары, түзәргә.
  • Ялгыш, хата өчен түләргә.

Чагыштыру хисабы

  • Белү өчен кирә. (кем икәнен),
  • Зурлыгын, йә аның кыйммәтен.
  • Аңлар өчен үзе язмышының,
  • Кирәклегенең хикмәтен.
  • Шундый әйбер, шундыерак кеше
  • Хакын, дәрәҗәсен тиңләргә.
  • Кайсы ягы тарта алыр, диеп,
  • Салып карар өчен бизмәнгә.
  • Шуннан башлана да чагыштыру,
  • Җүләр таба, эзли җүләрне.
  • Акыллырак булып күренергә,
  • Ул үзеннән шактый түбәнне.
  • Акыллыны, кем акыллы итә,
  • Акыллырак аннан булган мы.
  • Кызыгырлык итеп, киң аякка,
  • Бик тырышып дөнья куган мы.
  • Зәвек төрле барысын аңлау өчен,
  • Чагыштырулар да шартлы шул.
  • Чагыштыру бары чама белү,
  • Акыллылар гына, башлы шул.
  • Миллион өчен кемдер җанын бирә
  • Кемгәдер ул бары тиеннәр.
  • Арифметика да көчсез монда,
  • Күпмеләрдән кемнәр сөенгән.
  • Язмыш хакы, кеше гомерләре,
  • Кылганнары, аның күргәннәре.
  • Дога кылып, җәннәт өмет итеп,
  • Соңгы юлга озатып күмгәннәре.

Чери

  • Фараз итсәң… итмәсәң дә,
  • Доллар үсә, симерә.
  • Әллә безне ышандырып,
  • «Черегәне» сизелә.
  • Черек кәгазь һаман кыйммәт,
  • Үз кәгазең җыртылгач.
  • Кешенекенә кызыгып,
  • Чит байлыкка омтылгач.
  • Кәгазләргә терәлгәндәй,
  • Яшәүләрнең кыйммәте.
  • Кеше җанына һаман да,
  • Кадер хөрмәт килмәсе.
  • Табынганда чит байлыкка,
  • Кала бары… кызыгу.
  • Хәер сорап яшәгәндәй,
  • Куллар читкә сузылу.
  • Наданлыкмы, ялкаулыкмы,
  • Тормыш тәмен югалту.
  • Читтә тамак туйдырганда,
  • Нигә кирәк ук ату.
  • Җимерүгә акыл нигә,
  • Үзең төзи белмәсәң.
  • Читтә күреп кызыксаң да,
  • Матурлыкны күрмәсәң.
  • Кыргыйлык түзәрлек кебек,
  • Безнең белән чагышып.
  • Юк итү юллары нигә-
  • Җиңә алмагач ярышып.

Чәйнек

  • Гадәти хәл хәзер бу тормышта,
  • Газга куеп чәйләр кайнату.
  • Нигәдер ул соңгы вакытларда,
  • Озак утыра, шулай кайнап ул.
  • Куясың да, онытылып китә,
  • Кайнатырга чәйләр куйганың.
  • Чәйнек сыбызгысы ишетелми,
  • Башка җирдә йөреп уйларың.
  • Озак кайный, чәй дә кайвакытта,
  • Көтә, көтә чәйнек карала.
  • Сәбәпләре күптән ачыкланган,
  • Аңлатулар шуңа бар аңа.
  • Чәйләр кайный иртә, кичен шулай
  • Чәй тәмнәре һаман югалмый.
  • Онытылып чәйнек каралса да,
  • Чәйсез дөнья ямьле була алмый.

Чәчәк сөеп

  • Арадашчы гына ак чәчәкләр,
  • Тилмергәндә сөю хисенә.
  • Сөеп чәчәкләрне яшәгәнгә,
  • Күпме күңел җирдә «исерә».
  • Сусаганда сөю хисләренә,
  • Коткаралар әйе, чәчәкләр…
  • Иртәгәсен инде таралмый шул,
  • Тәмле исләр шиңгән чәчәкттән.
  • Кабатланып шулай, чәчәк сөю,
  • Чын сөюләр һаман читләште.
  • Чәчәкләргә төренеп, көтелгәне,
  • «Сөю булып килеп җитмәсме».
  • Чәчәкләре алар конфет булып,
  • Яшь йөрәктә туган өметләр.
  • Мизгель булып узып китәләр шул,
  • Сиңа булмаганга өлешләр.
  • Чәчәк алып юанулар кала,
  • Аңлашыла «билет» икәне.
  • Шабашникка зшкә килү кебек,
  • Бер уч чәчәк биреп киткәне.
  • Гаеплеме чәчәк сөючеләр,
  • Өметләре булгач чәчәктә.
  • Сөю хисе татылмыйча калып,
  • Ошагандай (…ап-ак) чәчәккә.

Чыгып басып

  • Чыгып басып язмыш карышына
  • Багып алда булган юлларга.
  • Күренми ул никтер, ерак кебек,
  • Язмыш шуңа серле булганда.
  • Фарыз итү ярдәм итә алмый,
  • Күрәзәче каян  белсен ул.
  • Караңгылык әле таралганчы,
  • Таң атканны ничек күрсен ул.
  • Уйлар белән булып сәяхәттә,
  • Хыялларга куеп канатлар.
  • Хәтер хисләреңне, уятканда,
  • Үткәннәрен бәлки кабатлар.
  • Алдагысын Аллаһ кына белә
  • Безгә белү кирәк түгелдер.
  • Иртәгәләр, имин булсын диеп,
  • Шөкерләрен әйтсәк бүгеннең.
  • Алга карап, юллар күренерме,
  • Син барасы булыр кайсысы.
  • Борылышлар белән бүлгеләнгән,
  • Шатлыклары белән… кайгысы.
  • Ышанычта булып яшәгәндә,
  • Матурырак була өметләр.
  • Алда бәлки хисләр чынга ашыр,
  • Күңел төпләрендә йөреткән.

Шигырь сүзе

  • Шигырь сүзе ширбәтлеме.
  • Шуңа күрә кыйммәтлеме.
  • Бәллүр савыт хисләр өчен,
  • Сусаганда эчәр өчен.
  • Кайвакытта такмак кебек,
  • Язылганнар «ап ак» кебек.
  • Калыпларга салганнары,
  • Анда сыймый калганнары.
  • Җырга әйләнә алганнары,
  • Онытылып барганнары.
  • Көндә «пешеп төшкәннәре»,
  • Гасырларга күчкәннәре.
  • Сихери булып хисләр туа…
  • Язылганнар шигъри була.
  • Шигырь сүзе, күңел күзе
  • Анда күренә калеб үзе.
  • Моң диңгезе, гизә алмаслык,
  • Бетмәс шатлык, сизә алмаслык.
  • Озын юллар, офыкларсыз,
  • Шигырь – кош ул… Очып калсын.
  • Түгелә алмас, юкка канда,
  • Шигъри сүзләр җирдә барда.
  • Бәхет кошы кебек, кемгә,
  • Хисләр агып, язса көндә.
  • Гыйбадәт тә әле була ала,
  • Көндә кыла алган дога.

Шигырь язмышы

  • Укылганда шигырь сүз ул,
  • Укылмаганы да күп ул.
  • Язылганы, барып жителмәсә,
  • Исраф хисләр кебек чүп ул.
  • Кыйсса булып туа алганда да,
  • Кабул булыр күңел тапмаса.
  • Китап булып, тузан жыеп ятып,
  • Бер кем аны ачып бакмаса.
  • Ишетүче йә тыңлаучы булып,
  • Асылын йә… мәзәк тапмаса.
  • Аңламыйча, сине мактамыйча,
  • Әйткән фикереңне аңласа.
  • Шигырь бит ул, хисләр генә түгел,
  • Бизәкләргә төргән гөлләрең..
  • Ул бит әле шагыйрь тавышы да
  • Әйтер өчен, фикер – сүзләрен

Ышанырга кушалар

  • Ышанулар төрле була…
  • Ырымнарга сынамышка.
  • Ныклабырак «казынганда»
  • Барысы да була бушка.
  • Төтен булса уты була,
  • Какка каптыручы.
  • Эләкмиләр алдануга,
  • Акылында сак торучы.
  • Аҗдаһалар бетсәләр дә,
  • Кала һаман алымнар.
  • Алданганнар үзе теләп,
  • Адым саен табылган.
  • Теләгеңә юллар салып,
  • Үтә алып күңелеңә.
  • Киләчәкне фараз кылып,
  • Шикләр салып бүгенеңә.
  • Укыйсың да, уйлыйсың да,
  • Акыл кебек тоймыйсың да.
  • Ышанганга барга юкка —
  • Дөрес юлда булмыйсың да.

Эй, иман

  • Эй, иманның кирәклеге,
  • Сизелә шул сизелә.
  • Көтеп утырганга гына,
  • Килми капка төбенә.
  • Эй, иманның зәгыйфлеге,
  • Көлә бездән шайтаннар.
  • Кылган гамәлләребезнең
  • Бик күпләре шайтаннан.
  • Эй, имансыз булганнарның,
  • Йөзендә нур була алмый.
  • Калебендә нур юклыктан,
  • Савапы эш кыла алмый.
  • Иман – тәртип тормышларда,
  • Тәртипсезлек, әйбәтме.
  • Яратып яшәүләр нигә,
  • Харам белән гайбәтне.
  • Бүген бар да, иртәгә юк,
  • Андый иман буламы.
  • Булыр булмас ризыктан,
  • Ашказаны туламы…
  • Эй, иманның булмаулары,
  • Алдану… ялганнары.
  • Үзе теләп гомер буе,
  • Имансыз калганнары.
  • Имансыз булып калулар,
  • Язмышта язганнармы.
  • Кеше булу тәтемәгән,
  • Адашкан, калганнарны.
  • Эй, иманның нык халәте,
  • Кеше җанын коткарыр.
  • Имансыз килеш яшәлгән,
  • Бөтен тормыш, бушкадыр.

Элек хәзер

  • Авыр тормыш элекке вакытта,
  • Яшәгәндә атың булмаса.
  • Хәзер атның кирәге калмады,
  • Иң кыены акыл булмаса.
  • Акыл аша, аны сату аша,
  • Юллар салу, атлар җикмичә.
  • Бер туктаусыз яңа сорау туа,
  • Таба алган маллар җитмичә.
  • Акыл – алтын, пробалар төрле,
  • Туксан тугыз булмый барсы да.
  • Башың тулы «алтын» йөресә дә,
  • Никтер җитми һаман ансы да.
  • Алтыны да алмазы да аның,
  • Бизәнү һәм бизәү хикмәте.
  • Бизәк акыл: билгеле дә кебек,
  • Иң бәхетле кеше итмәсе.
  • Гади кебек, күңел алданамы,
  • Ә чынлыкта гади түгелме.
  • Яңа ялгыш туа кебек шулай,
  • Төшең белән бутап өнеңне.
  • Кыен белү кайда югалтулар,
  • Көтмәгәндә, нидер табулар.
  • Ул, иң олы язмыш бүләгедер,
  • Җирдән тыныч китә алулар.

Эшмәкәр

  • Яңачарак хәкимлек кануны,
  • Бар халыкны ничек җигәргә.
  • «Зур хөрмәтне» үзләренә булган
  • Яратмауны ничек җиңәргә.
  • Капканнарның уйлап яңаларын,
  • «-Эшлә диләр, баеп китәрсең.»
  • Дөрес бүлешкәндә дәүләт белән,
  • Түрәләрне риза итәрсең.
  • Кем булсаң да, ниләр кылсаң да,
  • Банкир яки гади эшмәкәр.
  • Куркытып йә буйсындыра алып,
  • Дәүләт барыбер үзенә эшләтәр.
  • Кайвакытта алдау алымнары,
  • Үз үзенә төяп салымнар.
  • «Сиңа кала… шактый күбе әле,
  • Бер мең яки бер мең ярымнар.»
  • Дәүләт безне туйдыра бит диләр,
  • Хәкимнәрне артын сөйгәннәр.
  • Айный алмый яңа бәйрәмнәрдән
  • Алар җырлый торган көйләрдән.
  • Файда сүзе адаштыра ала,
  • Ихлас кына кебек күңелне.
  • Барып җитү генә күрсәтә шул,
  • Дөрес юлдан бару түгелне.
  • Колхозчы һәм горур эшче иде,
  • Эшмәкәрләр хәзер гөрләтә.
  • Дәүләт кешеләре дигән булып,
  • Түрәләргә акча түләтә.
  • Эшмәкәр ул олы дәрәҗәдәй,
  • «Үз эшенең кеше хуҗасы.»
  • Табышлары дәүләт абзыена,
  • Эшмәкәргә эше, нужасы.

Югалтмаска

  • Югалтмаска иде, югалтмаска,
  • Югалтмаска сүзләр биргәнне.
  • Бер генә уй башта булган чакта,
  • Гомерлеккә диеп, сөйгәнне.
  • Ашыгулар сәбәп була алмый,
  • Вәгъдәләрең очса җилләргә.
  • Кайтавазлар кабат сәлам бирер,
  • Югалтулар булып килгәндә.
  • Бәхет юклык кебегерәк әйбер,
  • Алыштырыр якты юлларны.
  • Эзләгәндә вакыт кына әрәм,
  • Башка табалмаслык булганны.
  • Югалу ул төшеп калу гына түгел,
  • Юлсыз калу алга барганда.
  • Үкенүләр бары акланудай,
  • Бер ялгызың шулай калганда.
  • Сүнгән учак җылы бирә алмый,
  • Күпме генә утын яксаң да.
  • Үткәннәр бит кире кайта алмый,
  • Күпме генә уйлап ятсаң да.
  • Көтәсе юк инде югалтканны,
  • Өмет көче монда ни кыла.
  • Чәлпәрәмә килә пыялалар,
  • Пәрдә булганнары ертыла.
  • Югалтуның шуңа хакы кыйммәт,
  • Сакламаган өчен булганны.
  • Бәхет дигән серле- Ул агачны,
  • Һәрчак җимеш бирә торганны.

Югалту

  • Югала тапканнар, булганнар,
  • Булмаган әйбер бит югалмый.
  • Кадерле һәм якын булмаса,
  • Тормышта югалту була алмый.
  • Килмәгән кунаклар, китә дип,
  • Күңелне ямансу итмидер.
  • Акыл да югалмый булмаса,
  • Кызганыч, күп вакыт-җитмидер.
  • Булмый да шикелле югалту,
  • Тирә як бушлыктай торганда.
  • Хисләргә урала алмыйча,
  • Күңелең «чип чиста» булганда.
  • Иң кирәк әйберең ниләр соң,
  • Югалып кәефне кырырлык.
  • Үзеңә иярә алмаслык…
  • Бары тик авыр йөк булырлык.
  • Дөньяның байлыгы югалмый,
  • Кала тик, синнән соң хуҗасыз.
  • Бары тик, исраф вакытлар,
  • Югалту була алмый нужасыз.

Юлда без

  • Без яшибез җирдә гади генә,
  • Язмыш дигән юлдан барабыз.
  • Әзер юллар кайчак ошап бетми,
  • Үзебезчә итеп салабыз.
  • Үткән юллар шуңа төрле була,
  • Кузгалып та бер үк ноктадан.
  • Сирәк бит ул юлдан аручылар,
  • Барулардан үзе туктаган.
  • Куркынычы: юлсыз калу җирдә,
  • Булмаганда барыр җирләрең.
  • Кем өчендер… буйсынучы булып,
  • Кол булгандай җиргә килгәнең.
  • Түрәләрне дәүләт туйдырганда,
  • Сиңа кала алар биргәне.
  • Буйсынуың синең кулларыңнан,
  • Язмыш түгел дәүләт дигәне.
  • Заманача коллык кануннары,
  • Яңаралар – тора үзгәрә.
  • Кеше җуя иреген, күнегә ул,
  • Коллык дигән авыр сүзгә дә.
  • Җирдә кеше тигез яратылган,
  • Язмыш дигән күпме вакыт бар.
  • Үзебезгә бәйле түгел мени,
  • Ниләр кылып узган вакытлар.
  • Кануннарны санга сукмый гына,
  • Шактый юлыбызны узабыз.
  • Барыр юллар анык булмаганда,
  • Кая барып, кайда булабыз.
  • Имансызлык, коллык көтүендә,
  • Ничек соң без кеше булмакчы.
  • Соң булса да уйланырга иде,
  • Язган юлның барысын узганчы.

Бер арба

  • Юлларның төрлесе очырый,
  • Таулары… чокырлы җирләре.
  • Арбалар ярышы шикелле,
  • Дөньяның йөзләгән илләре.
  • Хурласак, мактасак, еласак,
  • Барганда бер олы арбада.
  • Караудан ни файда борылып,
  • Курыкып артка да, алга да.
  • Сикәлтә юллары, сазлары,
  • Иләкләр шикелле арбалар.
  • Өметләр сүнеп үк бетмиләр,
  • Егылып төшмәсәң арбадан.
  • Арбасы тузган шул күберәк,
  • Кыймылдый алмыйсың утырып.
  • Кучеры, арбасы, беткәндәй,
  • Искереп, картаеп, бозылып.
  • Кызганыч, бер арба иленә,
  • Ашыга… ә кемдер иренә.
  • Кайталмый ул кире борылып,
  • Бик тыныч… яшәгән җиренә.

Юлны табып

  • Үз юлымда калдым һәр вакытта,
  • Алыштырып аны тормадым.
  • Файдалырак, йә файдасыз дип,
  • Кыйбламны тапкач бозмадым.
  • Язмыш биргән акыл җитә алып,
  • Күпме ялгышлардан саклады.
  • Күтәрмәслек, егылырлык булган,
  • Авыр йөкләр миңа такмады.
  • Юмартлыгы булып язмышның,
  • Иң кирәге – барсы җитәрлек.
  • Мохтаҗлыктан ерак була алып,
  • Булганына шөкер итәрлек.
  • Теләк белән (бары) тәң килмәсә.
  • Артыгырак димәк теләкләр.
  • Бу тормышта бары, тик булганы,
  • Була ала җирдә терәклар.
  • Булмый калса авыр дигәннәре:
  • – Түземлеккә килгән сынаулар.
  • Күпме язмыш татып көчсезлекне,
  • Чыныкмыйча калып елаулар.
  • Чыныгулар аша алга бару
  • Борчылу һәм шатлык катнаша.
  • Язмышыңны син аңлыйсың булыр,
  • Ул сине гел, әгәр якласа.

Юлсызлык

  • Дөрес күрә алсак чынбарлыкны,
  • Халәтләрен аңлап дөньяның.
  • Акыл өчен артык җиңел түгел,
  • Яшәр өчен, кирәк дөнья бу.
  • Тагын шул ук алда ялгышулар,
  • Исемнәре, бер үк хаталар.
  • Шайтан күләгәсе алдавычтай,
  • Юллар буе сузылып яталар.
  • Җиңел юллар һаман чакыралар,
  • Матур төсләр белән җемелдәп.
  • Нәфес, иреннәрен ялый-ялый,
  • Бәхет урынына, җен эзләп.
  • Юклык белән барлык алышынды,
  • Мөмкинлекләр, кирәк дигәннәр.
  • Шөкер итүчеләр күбәйдеме,
  • Җиңел вакыт җиргә килгәннән.
  • Иманлырак була башладыкмы,
  • Манарадан азан ишетеп.
  • Бәракәтле итеп җомгаларны,
  • Намазларга йөреп, җитешеп.
  • Хәләл сүзен аңлап сөйләшәбез,
  • Ә харамда куллар, аяклар.
  • Күңел күзе әллә йомылганга,
  • Күренмиләр кебек маяклар.
  • Кирәк санамыйча канунарны,
  • «Иртәгәгә» яки калдырып.
  • Гомер кабатлавын өмет итеп,
  • Язмыш күперләрен яндырып.

Юмартлык

  • Юмартмы син… уйлап кара әле,
  • Юук акчага түгел, күңелең.
  • Ничә тапкыр сәлам бирә алдың
  • Кичәләрен, алда бүгенең.
  • Кабул иттең сиңа эндәшкәнне,
  • Сүзләр табып, йә дә бер сүзсез.
  • Калмадыңмы сәер халәтеңдә,
  • Җансыз кебек, булып гел күзсез.
  • Юмартмы син җылы сүзләреңә,
  • Аларда мы, барсы кесәдә.
  • Дорфалыкмы әллә сине җиңә,
  • Ярдәм сорап кеше керсә дә.
  • Юмартлыкта хәйлә күрәсеңме,
  • Үзең бәлки шундый булганга.
  • Бары күренәме юмартлыгың,
  • Кайвакытта – хәйлә корганда.
  • Кеше хәле нигә миңа диеп,
  • Кеше кайгысына шатланып.
  • Баеп түгел, бары бөлеп була,
  • Юмартлыктан яшәп сакланып.

Ябык күңел

Җиһан хәрәкәте үзгәргәндәй,

Әйләнгәндәй тизерәк җир шары.

Аралашу, якынайган кебек,

Сәбәп: мөмкинлекләр булганы.

  • Мөмкинлекләр, алар чиктән ашкан
  • Сәлам бирү бары теләктә.
  • «Хатлар» килә язып бетерүгә,
  • Язмаганда… була сөйләп тә.
  • Күңел генә барсын кабул итми,
  • Ишетми дә, никтер күрми дә.
  • Телсез кебек карап кына торә,
  • Сәлам бирә алмый юри дә.
  • «Кул болгамый» смайлк белән дә,
  • Барысын да күреп торса да.
  • «Вакыт юк» шул күңел ачылырга,
  • Биш сәламлек вакыт булса да.
  • Ябык күңел, ул читлектә кебек,
  • Бикләнгәндәй кемнән… нигәдер.
  • «Саклану"ның белми сәбәпләрен,
  • Күңел үзе иза – чигәдер.
  • Ябык күңел – кече җаза әллә,
  • Мәхрүм итә шулай күпләрдән.
  • Күрешүнең… нинди хис икәнен,
  • Кеше очрашулар көткәннән.

Ябылмасын

  • Еракларны якын итмә,
  • Ерагаер якыннар.
  • Якын булган араларга,
  • Үтеп керер салкыннар.
  • Дус туганнар барсы өчен,
  • Язылган кануннары.
  • Дошманга сатылу кебек,
  • Читләргә табынганы.
  • Аяк асты торган җирең,
  • Басып торган урының.
  • Чәчә торган, ура торган,
  • Басуларың …болының.
  • Читләр арасында йөреп,
  • Югалтма якыннарны.
  • Сәлам биреп, хәлләрен бел,
  • Көтмичә чакырганны.
  • Чүп үсмәсен сукмакларга,
  • Такыр ук булмаса да.
  • Тәгәрмәч эзләре салып,
  • Олаулар узмаса да.
  • Юллар такыр, йөрүчегә,
  • Сәфәргә вакыт тапса.
  • Дөньяның тормыш арбасы,
  • Тузмаса… ватылмаса.
  • Юллар әле бар вакытта,
  • Күңелләр ябылмасын.
  • Вакытлар җитми диярлек,
  • Сәбәпләр табылмасын.

Язмыш бүләге

  • Кемдер бөркет, биекләрдә очкан,
  • Хыял канатларын кага ала.
  • Кетәклектә, кемдер тырыша да,
  • «Дөнья көтеп» шунда кала да.
  • Йолдызлары төннең бихисаптыр,
  • Таңга кадәр, якты балкучы.
  • Кемдер юлда барулардан арып,
  • Бер туктаусыз табак тартучы.
  • Юллар тапмый кемдер, аптырып:
  • «Кемнәр белән кая барырга.
  • Язмыш юлы кая илетер дә,
  • Ул юлларны ничек табырга.»
  • Ялгыз ай да, җылы бирмәсә дә,
  • Көнен, төнен кала күкләрдә.
  • Якты булып төнен, ә көндезен,
  • Күренми дә кала күпләргә.
  • Кояш үзе тәрбияче кебек:
  • Уята ул иртә таңнарда.
  • Сәгатьтә ул җылыткычы да,
  • Маяк та ул, юлда барганда.
  • Ә кешеләр алар ничә төрле,
  • Бер үк, ошаш бармы язмышлар.
  • Үз язмышын уйламаган җаннар,
  • Адашканнар алар, ялгышкан.
  • Яшәүләрнең асыллары кебек-
  • Озын гомер, булып бәхетле.
  • Яшь- яши, тирә якны күрми,
  • Бәхет диеп санап кәсепне.
  • Кыска гомер кайчак якты йолдыз,
  • Ә озыны – мәңге сынаулар.
  • Язмыш бүләге ул безнең гомер,
  • Берни бирми аны юраулар.

Язмыш сынавы

  • Көтмәгәндә, уйламаганда,
  • Кайгы килә… кайгы китә дә.
  • Килгән саен, киткән саен да,
  • Кешене ул уйчан итә дә.
  • Килә икән, әйтми сәбәбен,
  • Китә икән, әйтми киләсен.
  • Онытыла, тагын онытасың,
  • Чират җитеп хәбәр бирәсен.
  • Кайгы никтер таба сәбәпләрен,
  • Килер өчен «хәлләр белергә».
  • Аптыраган кебек – шикеллерәк,
  • Синең карашыңны күрергә.
  • Килә икән, димәк чакыру бар,
  • Кимчелекләр, хата булганда.
  • Урап үтүләре авыр булып,
  • Язмыш юлларында торганда.
  • Аның юлларында сыналабыз,
  • Ул юллардан без бит атлыйбыз.
  • Адашканда, бер гаепсез кебек,
  • Җавапларын гына тапмыйбыз.

Язмыш тавында

  • Мин көләмен… кайчак елата да,
  • Яшеренеп кенә булса да.
  • Кайвакытта әллә ничек кенә,
  • Бер сәбәпсез күңел тулса да.
  • Үкенүдән никтер кемдер өчен,
  • Нигә шул кадәрле микән дип.
  • Кайчан аңлау килеп ялгышларын,
  • Кеше күңеленә җитәр дип.
  • Еланса да, елак булмадым мин,
  • Кычкырып та бер дә көлмәдем.
  • Шулай булды, теләк белән түгел,
  • Нигә шулайлыгын белмәдем.
  • Тоя алу, язмыш бусагасын
  • Атлап чыгу, кайту әйләнеп.
  • Ялгыз түгел, күп кешеләр белән,
  • Күрмәс җепләр белән бәйләнеп.
  • Кеше белән кеше аралары,
  • Яшәүләрнең ул бит асылы.
  • Күп тә түгел, аз да түгел кебек,
  • «Нормаль» кебек канның басымы.
  • Уйларны бит булмый истә тотып,
  • Киләләр дә алар, китәләр.
  • Язып куелганы, булган чакта,
  • Укыганда, уйчан итәләр.
  • Төрле чакта төрле уйлар була,
  • Кәефләргә бәлки бәйледер.
  • Уйлар – хисләр булып агылуы,
  • Тормыш юлы, озын җәйледер.

Якын кебек

  • Ерак уйлар якын кебек була,
  • Кереп калса күңел түренә.
  • Ерагаеп күптән беткәннәре,
  • Якын булып һаман күренә.
  • Кул сузарлык ара гына кебек,
  • Үрелерлек, тотып карарлык.
  • Бер кашыктан тулып агып торган
  • Татлы балдай, алып кабарлык.
  • Кичә кебек… ләкин еллар үткән,
  • Уңып барган кебек төсләре.
  • Чынбарлыкка якын шикеллерәк,
  • Искә төшереп кергән төшләре.
  • Онытылу – вак төякләр өчен,
  • Олылары, күңел түрендә.
  • Яки яшерелгән тарих өчен,
  • Бик тирәндә, хәтер төбендә.
  • Якын кебек ерак аралар да,
  • Ашкына шул, күңел читләргә.
  • Хыял булып барсы калсалар да,
  • Уйлар белән менә, нишләргә…

Үкенүдәй

  • Акланулар кемнәр күңелендә,
  • Үпкә кебек, узган язмышка.
  • Булды инде, төрлеседә диеп,
  • Берән сәрән… кайчак ялгыш та.
  • Әйбәт ягын онытмаска дипме,
  • Кабат – кабат искә төшерә.
  • Үкенечкә калган хыяллары,
  • Йөдәтәме, кереп төшенә.
  • Әллә ниләр кырып булмый икән,
  • Вакыт узып, инде соңарсаң.
  • Җиңелерәк үкенүсез яшәү,
  • Үз – үзеңә, гадел булалсаң.
  • Язмыш гадел булмый кала алмый,
  • …Онытылыр, ялгыш булганнар.
  • Сирәк була, уку көндәлеге,
  • Бишле белән генә тулганнар.
  • Икеле дә, кайчак ярап куя,
  • Өчле, дүртле аны җиңгәндә.
  • Боза алмый бөтен кәефеңне,
  • Имтиханнар чоры килгәндә.
  • Тормыш көзе, үзе көзге сынау,
  • Билгеләрнең барсы тезелгән.
  • Үкенүләр, акланулар булып,
  • Ишетелә кеше теленнән.

Үз юлың

  • Диңгезчеме. хыял диңгезендә,
  • Хисләрендә озак йөзүче.
  • Күңелендә генә (көче житеп),
  • Бәхет сарайлары төзүче.
  •         ***
  • Кемгә карап кем буласың,
  • Үз язмышың булмаса…
  • Хыялларың өметләрең,
  • Хәтереңдә, тормаса.
  • Кешенекен кабатлаулар,
  • Ул кешене кем итә.
  • Күпме генә тырышсаң да,
  • Бер үлчәмгә, ким итә.
  • Кабатланмый бер язмыш та,
  • Язмыш асылы шунда.
  • Үз юлыңны табу мөһим,
  • Чыккансың икән юлга.
  • Игезәкләр аерыла
  • Туып бергә анадан.
  • Попугайлар яратылган,
  • Кабатларга яңадан.
  • Кәсепләр дә төрле, төрле,
  • Игенче, йә күмерче.
  • Кайчандыр хезмәте белән,
  • Үзен данга күмүче.
  • Кемгә акча, кемгә мактау,
  • Бергә бик тә сирәк шул.
  • Хәзерге замана өчен,
  • «Жайлашу"лар кирәк шул.

Үз урыны

  • Хатын кызның үзе матурлыгы,
  • Үзе сыйфатлары ир атның.
  • Күңел кабул итми «колготкилы»
  • Хатын кыздай булган ир атны.
  • Ир ат кебек… өсне яратучы,
  • Башның башы булып алучы.
  • Ирдә түгел, хатын кыз да,
  • Ике арада булып калучы.
  • Ике холык бергә буталганда,
  • Кем хуҗада, кем соң бикәсе.
  • Бер басмада ике тәкә кебек…
  • Кем беренче чыгып китәсе.
  • Ике кулның… уңы, сулы була,
  • Ике сыңар булмый пар канат.
  • Ике мужик, ике бикә булып,
  • Дилбегәне «бергә"тарткалап.
  • Тәбигатнең кануннарын бозып,
  • Җирдә була аламы уң эшләр.
  • Бер рульдә ике кеше булса,
  • Машиналар юлда ни эшләр.
  • Дөнья сынавының яңалары,
  • Кем пассажир кемнәр шоферлар.
  • Машинада шоферлар бетүгә,
  • Ишекләрне кемнәр ачырлар.
  • Үз урыны һәр әйбернең була,
  • Әллә кайчан язып куелган.
  • Фаҗигалар юлы ачылмасын,
  • Тормышлардан ясап уеннар.

Үз 90 ы

«Үз туксаны» диләр бу дөньяда,

Үз сүзлене, кире …бүгенге.

Йөз кирәге, истә тора алмый,

Туксан әле… йөз үк түгелне.

«Туксан тугыз» ул кимсетү сүзе,

Бер берәмлек житмәү бары тик.

Йөзне кабул итүчеләр өчен,

Туксан санын… олы сан итик.

Кеше йөзе сан түгеллә баса…

Карыйлар бит аның йөзенә.

Иярә дә чыга… күңелдәге,

Ул сөйләгән санлы сүзенә.

Бер мизгеле генә кешеләрнең,

Бу дөньяда төрле булуның.

Жавабы да: шуның өчендер дә,

Төрле гамәлләрне кылуның.

Акылына карап, ниятләре,

Ниятенә күрә, гамәле.

Шөкеренә алмаш кебегерәк,

Язмыш аңа биргән сәламе.

Ут белән уйнап

  • Дөньяда без ниләр кылдык,
  • Кешелектә булганда.
  • Санап карыйк, искә алыйк,
  • Үткән, җирдә, елларда.
  • Алырга яратабыз да,
  • Биргәннәрне чутлыйбыз.
  • Иртәгә ниләр буласын,
  • Уйлаулардан туктыйбыз.
  • Сатып алмакчы булабыз,
  • Сәламәтлек, шатлыкны.
  • Күрмибез дә, аңламыйбыз,
  • Әллә, барсын… ваттыкмы.
  • Ахырзаман әкияттер,
  • Дөнья ул бетә алмас дип.
  • Безнең өчен җавап чоры,
  • Тиз генә җитә алмас дип.
  • Имансызлык – дәрәҗәдәй,
  • Куркытмый берәүне дә.
  • Кирәк диеп санамыйча,
  • Бурычны түләүне дә.
  • Үзебез чакырабызмы,
  • Әфәтләрнең яңасын.
  • Җирдә чакта ук онытып,
  • Гөнаһ өчен янасын.
  • Җансыз дөнья алда кебек,
  • Безне баскан бөҗәкләр.
  • Машина чүплеген җирдә,
  • Кемнәр кайчан күзәткән.
  • Бар ишекләр җил капкасы,
  • Кирелеп ачылганнар.
  • Җиле дә юк, давылы да,
  • Барысы… басылганнар.
  • Кайчан гына күпме халык,
  • Яшәгән бу җир… булып.
  • Барысы да калган кинәт,
  • Тимер чүплек көл булып.
  • Мәшхәр сүзенең асылы,
  • Күрмичә аңланмый шул.
  • Ярлы җанга, бай тормышлар,
  • Барыбер санланмый шул.

Уйлар, хисләр

Шигырь булып чыга эчтәгеләр

Буш урыннан берни чыга алмый.

Чишмә кебек. күпме ага икән

Бер ничектә ул буш була алмый.

  • Кайвакытта, үтә күренгәндәй,
  • Хисләр белән тулган күңелләр.
  • Ихлас хисләр урын сорамыйлар,
  • Алар аңа мохтаж түгелләр.
  • Тулып түгелсәләр, түгеләләр,
  • Күңелләргә алар үреләләр.
  • Маңгай күзләренә алар түгел,
  • Күңел күзләренә күренәләр.
  • Тәржемәсе кирәк булган кебек,
  • Язган белән уку юлында.
  • Аңлар өчен, тирән яшерелгән,
  • Нинди хисләр булу турында.

Уйлар барда

  • Уйлар безне аптыратып куя,
  • Дөнья кай җирләргә ташлаган.
  • Күпме эшләр, күпме сүзләр кала,
  • Хыялларың, чынга ашмаган.
  • Туган җирдә, аннан еракларда,
  • Күпме янган сөю учагы.
  • Күпме йокланмаган төннәр кала,
  • Сөйгәнәрнең җылы кочагы.
  • Онытылган бурычларың кала,
  • Кайчан бирүеңне кем белә.
  • Кылынмаган саваплы эш кала,
  • Кем кайсына, кайчан өлгерә.
  • Күршеләрең, сиңа сизелмичә,
  • Туган кебек сиңа, якыннар.
  • Ризыклар кала табыннарда,
  • Татылмаган белән татылган.
  • Баралмаган кала урыннарың,
  • Таныш булмый калган юлларың.
  • Үтә алсак, ярый акыл белән,
  • Сиңа тиеш, язган булганын.
  • Орлыкларың кала, шыталмыйча,
  • Бик соңарып бәлки чәчкәнгә.
  • Атлаган да, ишетмәгән кебек,
  • – «Ашыгыгыз», диеп дәшкәндә.
  • Бакчаларың кала утыртылган…
  • Ел да алар, җимеш бирерләр.
  • Белмим кемнәр җимеш барын белеп,
  • Татып карар өчен килерләр.
  • Сүзләр кала, бары үкенечсез,
  • Әйтә алып, яза алганы.
  • Кала барлык булган хыялларың,
  • Дөньлыкта сиңа язганы.

Узышу

  • Матур чаклар бар иде,
  • Хыял белән туенган.
  • «Айга очарбыз"дигәне,
  • Бигерәк искә уелган.
  • (Ракеталарга утырып,
  • Кызып китәрбез әле.
  • Америкә ише илне,
  • Узып китәрбез әле.)
  • Куышабыз, узышабыз,
  • Очабыз һаман очабыз,
  • Айга баручылар да юк,
  • Галәмнәрне кочабыз.
  • Очарга теләүче юкмы,
  • Артистларга кушалар.
  • Күктән сәлам җибәрергә,
  • Космосларга очалар.
  • Очалармы… әллә юкмы,
  • Кемнәр кемгә булышып.
  • Җирдә нинди уңышлар соң,
  • Күккә багып узышып.

Убырлы карчык

  • Убырлы карчык кем булган,
  • Рәсәй чукынганчы.
  • Кыш бабайның әбиседер,
  • Тәрегә тотынганчы.
  • Аңа багып яшәгәннәр,
  • Нәселләрен тапшырып.
  • Потларның изгесе булган,
  • Табынганнар ашкынып.
  • Вакытлар килеп төзәткән,
  • Рәсәйнең кыйбласын.
  • Берәү дә уйламаганда
  • Чиркәүле туй буласын.
  • Әкияткә алар күчкән,
  • Убырлы кала… шакшы.
  • Имансыз калганнар өчен,
  • Кыш бабай һаман яхшы.
  • Шуңа алар бергә түгел,
  • Төрлече чукынгангар.
  • Бу әкият геройлары,
  • Миф чөнки – олы ялган.

Түш кесәдә

  • Менә тагын шундый уйлар килде,
  • Үткәннәрне тагын уйладым.
  • Китап булып истәлеккә диеп,
  • Киштәләргә тезеп куймадым
  • Истә калганнары онытылмый,
  • Кайберләре истән чыгалар.
  • Берәм берәм барлап караганда,
  • Хәтерләрдә инде юк алар.
  • Шулай язылгандыр кеше өчен,
  • Якты эзләр озак саклана.
  • Бик күпләре шулай акырынлап,
  • Хәтерләрдән сызып ташлана.
  • Кызганычта, уйга килмәгәннәр,
  • Гамәлләрең кыек кылынган..
  • Укып чыга алмаслык китап кеби,
  • Гомер юлы, шулай сузылган.
  • Онытылыр язмыш, күпләр өчен,
  • Якыннарың җирдә калмаса.
  • Бер кеше дә, сине искә алып,
  • Догаларын кыла алмаса.
  • Шул буладыр җирдә калган эзләр,
  • Саваплары була алырлык.
  • Караңгыда бераз күренерлек,
  • Янган утлар сүнми калырлык.
  • Таш һәйкәлләр шуңа куеладыр,
  • Хәтер уты җирдә сүнмәскә.
  • Күңелдә бит әгәр сакланмаса,
  • Һәйкәлне дә була күрмәскә.
  • Хәтер бит ул түш кесә дә кебек,
  • Кадерле әйбер шунда салыныр.
  • Күңел киңлеге ул түш кесәләр
  • Шунда салган, һәрчак табылыр.

Тукталыш

  • Юллар юллар
  • Кемнәр узган.
  • Атлар арык,
  • Арба тузган.
  • Озын юллар
  • Бүген… кыска.
  • Әллә барсы,
  • Узган бушка.
  • Әнә алар
  • Сузылганнар.
  • Әллә ничек,
  • Узылганнар.
  • Юллар башка,
  • Булмаслармы.
  • «Әйдә» – диеп
  • Тормаслармы.
  • Әллә уйлар,
  • Соңладымы.
  • Әллә юллар,
  • Уңмадымы.

Тугрылык

  • Тугыры булу – ышанычлы булу,
Скачать книгу